Экология министрлыгында дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы булды.

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм Табигый байлыклар министрлыгында инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча экология министры урынбасары Инсаф Галиуллин рәислегендә дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы узды. Утырыш барышында комиссиянең 2016 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2017 елга эш планы тикшерелде.

Мероприятиедә Татарстан Республикасы Президенты Ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең ришвәтчелеккә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Юрий Лихачев, КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә итү югары мәктәбенең оештыру эшләре бүлеге баш белгече Наталия Смирнова, Экология министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Андрей Калайда, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты – А.Н.Туполев ис. Казан илкүләм тикшеренү техник университетының экология һәм гомуми химия кафедрасы профессоры Наил Газиев, КФУ Өзлексез белем бирү институтының “Шәхси һәм һөнәри эффектлылык” тренинг лабораториясе җитәкчесе Реваз Шулайя, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International