28нче февраль – кече һәм урта эшмәкәрләрнең калдыклар турында хисапларын кабул итүнең соңгы көне

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Эшмәкәрләргә уңайлы булсын өчен, калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарсызлау һәм урнаштыру турында хисаплар “Бердәм тәрәзә”дә кабул ителә. Хисаплар нинди калдыкларның күпме күләмдә барлыкка килүен, аларның төзелгән килешүләргә ярашлы рәвештә нинди махсуслаштырылган  оешмаларга тапшырылуын анык аңлау өчен кирәк. Бу әйләнә-тирә мохиткә калдыкларның тискәре йогынтысын киметү, барлыкка килә торган калдыклар микъдарен киметү һәм урнаштыру объектларна күмелә торган калдыклар күләмен киметү эшләрен оештыру өчен зарур. Шулай ук бу эш калдыкларны рөхсәт ителмәгән урыннарга урнаштыруны тыярга ярдәм итәчәк.

Министрлык хисапларны кабул итү һәм тикшерүне үзенең 8 территориаль идарәсе аша башкара, алар Хисаплар гына кабул итми, ә кирәкле мәгълүматлар тутыру буенча методик ярдәм дә күрсәтә.

Казан шәһәре, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында яшәүчеләр Үзәк территориаль идарәгә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Казан ш., Павлюхин ур., 75. Тел. (843) 267-68-87.

Яр Чаллыда, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнарында яшәүчеләр Кама буе территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Яр Чаллы, Җиңүнең 40 еллыгы (40 лет Победы) ур., 64. Тел. 8(8552) 59-36-39.

Түбән Кама, Зәй, Сарман районнарында яшәүчеләр  Кама аръягы территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Түбән Кама, Красный ключ р-ны, Набережная, 7. Тел. 8 (8555) 45-66-56.

Әлмәт, Бөгелмә, Нурлат, Лениногорск, Чирмешән районнарында яшәүчеләр Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Әлмәт ш., Әминов ур., 9а. Тел. 8 (8553) 33-03-26.

Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнарында яшәүчеләр Ык буе территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Азнакай ш., Шоссейная ур., 6. Тел. 8(85592)5-13-48.

Чистай, Алексеевский, Әлки, Аксубай, Спас, Яңа Чишмә районнарында яшәүчеләр Идел-Кама территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Чистай ш., Фрунзе ур., 97-а. Тел. 8(84342) 5-35-19.

Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында яшәүчеләр Идел аръягы территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Буа ш., Р.Люксембург ур., 159.  Тел. 8(84374) 3-11-02.

Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарында яшәүчеләр Төньяк территориаль идарәгә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Арча ш.т.б., Интернациональ ур., 41. Тел. 8(84366) 3-21-61.

Исегезгә төшерәбез, табигатьтән файдаланучыларга ярдәмгә Экология министрлыгы белгечләре календарь эшләде, анда хисаплылык төрләре, тапшырылырга тиешле сроклары күрсәтелгән. Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар, судан файдаланучылар, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен файдалы мәгълүмат “Дәүләт экологик күзәтчелеге” бүлегендә урнашкан: http://eco.tatarstan.ru/rus/gosudarstvenniy-ekologicheskiy-nadzor-52641.htm

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International