Документ таныклык формасын, аны бирү тәртибен, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауда җәмәгатьчелек контролен гамәлгә ашыру буенча иҗтимагый инспекторлар эшчәнлеген оештыру кагыйдәләрен билгели, дип хәбәр ителә Экология елының рәсми сайтында. Боерык проектында иҗтимагый инспекторларның дәүләт урман күзәтчелеге һәм экологик күзәтчелеге органнарының иҗтимагый советлары белән үзара хезмәттәшлеге тәртибе язылган. Документта билгеләнгәнчә, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча иҗтимагый инспекторлар дәүләт күзәтчелеге органнарына хакимият органнары, вазыйфаи, юридик һәм физик затлар, шул исәптән юридик зат хасил итмичә генә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр тарафыннан табигать саклау һәм табигый ресурслар өлкәсендәге законнар белән билгеләнгән таләпләрнең үтәлүен тәэмин итүдә булышлык күрсәтәчәкләр; закон бозу очракларын теркәячәкләр һәм андый очраклар турында дәүләт күзәтчелеге органнарына хәбәр итәчәкләр. Моннан тыш алар табигый ресурсларны саклау һәм рациональ файдалану буенча мероприятиеләрдә катнашачаклар, гражданнарны табигать саклау мероприятиеләренә, территорияләрне, акваторияләрне чистарту буенча хезмәт десантларына, агачлар утыртуга җәлеп итеп, халыкта экологик культура формалаштыруга йогынты ясаячаклар.
Боерык проекты таныклык алуның тәртибен билгели. 18 яшькә җиткән, югары яки урта һөнәри белемгә ия булган, табигать саклау эшчәнлегендә дәүләт күзәтчелеге органнарына әйләнә-тирә мохитне саклау буенча иҗтимагый инспектор сыйфатында ирекле рәвештә һәм түләүсез ярдәм күрсәтергә ниятләүче РФ гражданины, үзенә иҗтимагый инспектор статусы бирү турында сорап, дәүләт күзәтчелеге органына ирекле формада гариза яза. Иҗтимагый инспекторларның эшчәнлеген оештыру максатында, дәүләт күзәтчелеге органнарында әйләнә-тирә мохитне саклау буенча иҗтимагый инспекторлар эшчәнлеген оештыру буенча комиссияләр төзелә. Комиссия гражданнарга әйләнә-тирә мохитне саклау буенча иҗтимагый инспектор статусын бирү яки кире кагу турында, таныклыкның гамәлдә булу срогын озайту турында карарлар кабул итә. Таныклык гражданның әйләнә-тирә мохитне саклау буенча иҗтимагый инспектор икәнлеген һәм аның “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” Федераль законның 68 маддәсе 6 пунктында билгеләнгән әйләнә-тирә мохитне саклау буенча иҗтимагый инспектор вәкаләтләрен башкарырга хокуклы булуын раслый. Иҗтимагый инспекторлар җәмәгатьчелек контролен берләшмәләр составында да, мөстәкыйль рәвештә дә гамәлгә ашыра алалар.
Боерык проекты иҗтимагый тикшерү һәм ришвәтчелеккә каршы бәйсез экспертиза узган, шулай ук ведомствоара килешү һәм Ростабигать күзәтчелеге белән килешү үткән, алынган искәрмәләр буенча эшкәртелгән. Боерыкның эшләнеп беткән проекты Ростабигать күзәтчелегенә, Россия урман хуҗалыгы агентлыгына һәм Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгына килешүгә җибәрелгән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында иҗтимагый инспекторлар институты 2014 елда яңартылды. Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев әйтүенчә, 2016 елда республикада табигать саклау өлкәсендә закон бозуларның 20% якыны алар эше нәтиҗәсендә ачыкланган. “Бу бик яхшы күрсәткеч һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дәүләт инспекторлары эшендә зур ярдәм”, - дип өстәде министр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте