"ECO BEST AWARD" премиясендә экология, энергия саклау һәм ресурслар саклау өлкәләрендә иң яхшы проектларны бүләкләячәкләр.

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

ECO BEST AWARD Экология, энергия һәм ресурслар саклау өлкәләре  премиясе алу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә. Проектның төп бурычлары: экологик куркынычсызлык һәм экосистеманың бөтенлеген саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү; экологик куркынычсыз продукциянең өстенлекләре, гамәлдәге экологик стандартлар һәм экология өлкәсендәге казанышлар турында җәмгыятькә мәгълүмат бирү; экологик аң формалаштыру һәм җәмгыятьтә экологик тәртипне пропагандалау. Беренчел сайлап алуда катнашу өчен инде 100дән артык заявка бирелгән.

Төп номинацияләр:

«Ел проекты»

«Ел ачышы»

«Ел продукты»

«Ел инновациясе»

«Ел экодизайны»

«Елның экологик төрү материалы»

«Елның инфраструктура проекты»

«Продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең экологик куркынычсызлыгына ярдәм өчен»

«Компания - экологик куркынычсызлыкны популярлаштыру лидеры»

«Экологик культураны үстерүгә керткән өлеш өчен»

«Россиянең тотрыклы үсешенә керткән өлеш өчен»

«Производствода экологик куркынычсызлыкның нәтиҗәле системасын керткән өчен»

«Сервиста экологик куркынычсызлыкның нәтиҗәле системасын керткән өчен»

«Иң яхшы экологик хисап»

«Калдыклар белән идарә итүнең иң яхшы чишелеше»

«Куркыныч калдыклар белән идарә итүнең иң яхшы чишелеше»

«Калдыкларны икенчел файдалану буенча иң яхшы проект»

«Тотрыклы үсеш өлкәсендә иң яхшы компания»

«Экологик куркынычсыз продукция җитештерүче иң яхшы мультибренд компаниясе»

«Елның экологик инициативасы»

«Экология өлкәсендә иң яхшы белем бирү проекты»

«Экология өлкәсендә иң яхшы социаль проект»

«Экология өлкәсендә иң яхшы мәгълүмати проект»

«Экология өлкәсендә иң яхшы вакыйга проекты»

«Экотуризм буенча иң яхшы оператор»

Проектта Росссия территориясендә экология өлкәсендә эшчәнлек алып бара торган физик затлар, төрле форма милекле берләшмәләр, оешмалар һәм предприятиеләр катнаша ала. Премия Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Мәскәү шәһәре Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт булышлыгы белән уздырыла. Премияне гамәлгә куючы – “Социаль проектлар” Фонды. Конкурсның йомгаклары 2017 елның мартында ясалачак.

Катнашу шартлары һәм тулырак мәгълүмат премиянең рәсми сайтында http://ecobest.pro/.

 

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International