Яр Чаллының 3нче “Колобок” балалар учреждениесендә тәрбияләнүчеләр экологик белем бирү чарасында катнаштылар. Балалар өчен интерактив дәресне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре үткәрде. Балалар әйләнә-тирә мохитнең пычрануы проблемасын чагылдыра торган театральләштерелгән тамаша әзерләделәр. Кешенең табигатькә тискәре йогынтысы нәтиҗәсендә хайваннар һәм үсемлекләрнең нинди кыенлыклар күрергә мөмкин икәнлеген белеп кенә калмадылар, проблеманы чишү юлларын да балалар үзләре тәкъдим иттеләр. Атмосфера һавасын саклау эшендә экологларның хезмәте турында Ык буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Екатерина Леснова сөйләде. Ул балаларга күчмә лаборатория эшен, пробаларның ничек алынуын һәм анализларның ничек ясалуын күрсәтте. “Күчмә лаборатория ярдәмендә атмосфера һавасындагы пычраткычларның 100 меңнән артык күрсәткечен билгеләп була, - дип әйтте Екатерина Леснова, - тәртип бозуларны үз вакытында ачыклау һәм төзәтү республика территориясендә экологик иминлекне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә”.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре экологик дәресләрне даими үткәрә, бу үсеп килүче буынның экологик культурасы үсешенә ярдәм итә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте