Казан шәһәренең 7-11 сыйныф укучылары «Җир-Су» экологик-туган як өйрәнү ачык шәһәр конференциясендә катнашырга чакырыла. Мероприятие Казанның Мәгариф идарәсе һәм А.Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗат сарае тарафыннан оештырыла. Конференция 2017 елның 15нче мартында булачак. Катнашучылар үзләренең эзләнү эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча телдән доклад тәкъдим итәчәк. Фотографияләр, схемалар, рәсемнәр күрсәтү хуплана. Конференциянең темалары түбәндәге юнәлешләрдә:
Конференциядә катнашу өчен заявканы 2017 елның 10нчы мартына кадәр электрон формада түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: di-gddt@mail.ru.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте