Түбән Кама укучылары РГҖ әгъзалары белән бергә Ак диңгезгә – “Полярный круг” станциясенә юл тотачак.

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Түбән Кама укучылары үзләренең сүзгә осталыгы белән таң калдырды. Башлаучы логографлар конкурсының жюри хөкеменә алар керәшен халык милли-мәдәни традицияләренә багышланган этнографик эзләнү эше, фильм һәм презентация тәкъдим иттеләр һәм төп призга – Ак диңгездәге туристик үзәккә юлламага лаек булдылар. Инде мартта балалар “Полярный круг” станциясенә юл тотачак, анда алар өчен бай програма әзерләнгән. Алар белән бергә Рус географик җәмгыятенең региональ бүлеге әгъзалары барачак. “Бу конкурсны башлаганда, безнең алга куйган төп бурыч балаларны этнографик эзләнүләргә этәрү иде. Ләкин бу өйрәнү генә түгел, ә күрсәтеп бирә белү дә булырга тиеш иде. Без “Счастливые истории” фонды белән берлектә, балаларның минем авыл, минем төбәк дигән төшенчәләрне аңлый алуын һәм шуның аркылы үз Ватаннарын ярата башлавын теләдек. Барлык проектларда да без башлангыч, идея күрә алдык, бу бик мөһим”, - дип билгеләде Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы региональ бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер. Балалар иҗатын мәшһүр сәяхәтче, дөньяда беренче булып ялгызы гына чаңгыда Төньяк полюска кадәр барып җиткән кеше Владимир Чуков бәяләде, ул Мәскәүдән конкурска махсус килде:”Бу мероприятие зур тәрбия әһәмиятенә ия. Тәрбия гомуми мәгънәдә түгел, ә үзеңнең тамырларыңа, тарихка кызыксыну уяту мәгънәсендә. Үсеп килүче буынның үзләренең кем җирендә туганлыгын һәм безнең барыбызның да бер ил гражданнары икәнлеген аңлаулары мөһим”. Конкурста иң яхшылар исеменә лаек булу өчен алты команда көрәште: Менделеевскидан, Түбән Камадан, Казаннан, Иске Күклек, Поспелово һәм Чуваш Чабаксаркасы авылларыннан. Мероприятиене оештыручылар - “Счастливые истории” хәйрия фонды һәм Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы региональ бүлеге. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International