Су ресурсларын чистарту һәм рациональ файдалану, җитештерү калдыклары белән идарә итү буенча инновацион технологияләр, табигый байлыкларны саклау буенча эшчәнлек – “Зур шәһәр экологиясе” XVII Халыкара форумында шул һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышачаклар. Мероприятие 2017 елның 5-7 апрелендә Санкт-Петербургта “ЭкспоФорум” конгресс-күргәзмә үзәгендә узачак. Форум Санкт-Петербург Табигатьтән файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү комитеты, Ленинград өлкәсе хөкүмәте һәм РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме һәм катнашы белән оештырыла.
Форумның төп бүлекләре:
“Зур шәһәр экологиясе” форумының төп максаты – табигый байлыкларны саклауга, экологик иминлекне ныгытуга һәм эре шәһәрләрдә халыкның яшәү шартларын яхшыртуга ярдәм итә торган инновацион табигать саклау җиһазларын һәм технологияләрен Россиядә кертү һәм күтәрү.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте