Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Регионара кар барсы реинтродукцияләү, реабилитацияләү, үрчетү һәм саклау үзәге оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Министр Фәрит Габделганиев “Тыюлыклы ил” («Страна заповедная») Илкүләм фондының башкаручы директоры Ирина Санникова белән, “Саяно-Шушен” Дәүләт биосфера табигать тыюлыгы” ФДБУ директоры Геннадий Киселев, “Сочи милли паркы” ФДБУ штаттан тыш хезмәткәре Виктор Лукарецкий белән очрашты.
“Татарстан табигый ресурсларга бай, күп сулы регион, бездә аеруча саклана торган табигать территорияләре күп”,- диде Фәрит Габделганиев. Ул Кызыл китапка кертелгән аккойрык бөркетне өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча Идел-Кама тыюлыгының уңай эшчәнлеген билгеләп үтте. Кар барсы турында әйткәндә, министр хәзер кыргый хайваннарны үрчетү һәм саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрнең тәҗрибәсен өйрәнү турында әйтте. Тәҗрибә өйрәнү киләчәктә хаталар ясамау өчен дә кирәк. Очрашу кысаларында биологик күптөрлелекнең сирәк төрен саклау зарурлыгы, якындагы 10-20 ел эчендә кар барсларының Россия территориясеннән югалу куркынычы барлыгы билгеләнде. “Түгәрәк өстәл” артында берничә мәсьәлә, аерым алганда, Татарстанда халыкара таләпләргә туры килә торган питомниклар булдыру турында сөйләштеләр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте