Бүген Казан шәһәренең Залесный бистәсендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре җирле рельефка ташланган кызгылт сары–куе кызыл төсле ташлаулар таптылыр. Мөрәҗәгать “Халык контроле” системасы аша килде. Бистәдә яшәүчеләр сөйләвенчә, ташлаулар бүген иртәнге сигездә, чама буенча, ерак түгел урнашкан тулган люклардан ясалган. Үзәк территориаль идарә инспекторлары Аналитик контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган үзәк инспекция белгечләре белән берлектә бу территориянең санитар-экологик хәлен тикшерделәр. Пычрану мәйданы 62 кв.м, тирәнлеге 8 см тәшкил итә. Белгечләр агып чыккан су, пычранган туфрак пробаларын инструментлар белән алдылар. Экологлар моның нинди матдә икәнлеген һәм әйләнә-тирә мохиткә аның нинди куркыныч китергәнен ачыклаячак. Табигать турындагы законнарны бозуга китергән барлык сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау, әлеге хокук бозуга катнашы булган затларны билгеләү максатында, административ тикшерү турында эш кузгатылды. Гаеплеләр РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 8.1 маддәсе “Шәһәр төзелеше эшчәнлеге алып барганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки башка объектларны эксплуатацияләгәндә, экологик таләпләрне үтәмәү”, 8.6 маддәсе “Җирләрне бозу” буенча җавапка тартылачак.
Табигать саклау законнарын бозу турында Татарстан Республикасында яшәүчеләр республика иҗтимагый экологик кабул итүенә кайнар линиянең (843)267-68-67 телефоны буенча, Telegram һәм WhatsApp (+79872169779 номеры) мессенджерлары ярдәмендә, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы буенча, министрлыкның интернет кабул итүе аша http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm хәбәр итәргә мөмкин, “Халык контроле” мәгълүмати системасы, “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы мөмкинлекләре бар. Болардан тыш, табигать саклау законнарын бозу турында, бозу очрагын фото яки видеода теркәп, оператив мәгълүмат биргән гражданнарга акчалата түләү дә бар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте