Бүген Казан Ратушасында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” республика конкурсы һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия конкурсының 2016 ел җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Аналитик контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган үзәк инспекциясе хезмәт күрсәтүе I дәрәҗә Диплом белән билгеләнде. Конкурсның төп максаты – республика предприятиеләрендә чыгарыла торган продукция һәм күрсәтелә торган хезмәтнең сыйфатын һәм конкурентлык мөмкинлекләрен күтәрүгә стимул бирү. Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт региональ үзәге” федераль бюджет учреждениесе.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте