Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында урта һәм кече бизнес эшмәкәрләре җыелды. Бөтен республика территориясендә “Ачык ишекләр көне” узды. Сөйләшүнең төп темасы: хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарсызлау һәм урнаштыру турында 2017 елның 1нче мартына кадәр тапшырылырга тиешле хисаплар. Эшмәкәрләрне борчый торган сорауларга Экология министрлыгы белгечләре җавап бирде. Хисапларны үз вакытында тапшыру эшмәкәрдә нинди калдыкларның күпме күләмдә барлыкка килүен, бу калдыкларның төзелгән килешүләргә ярашлы рәвештә нинди махсус оешмаларга тапшырылуын анык аңлау өчен кирәк. Татарстан буенча Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган Бердәм реестр мәгълүматлары буенча республикада 155 908 урта һәм кече эшмәкәрлек субъекты исәпләнә. “Хисап тапшыруны соңгы көнгә калдырмавыгызны сорыйбыз, без хисапларны эшләп бетерү өчен кире кайтарганда, күп кенә сораулар килеп чыга”,- диде ТР Экология министрлыгы Үзәк террриториаль идарәсенең Табигать саклау өлкәсендә дәүләт инспекторы Анна Апаева. Ул эшмәкәрләргә консультация ярдәме күрсәтүнең дәвам итүе турында белдерде.
Казан шәһәре, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында яшәүчеләр Үзәк территориаль идарәгә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Казан ш., Павлюхин ур., 75. (каб.301) Тел. (843) 267-68-87.
Яр Чаллыда, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районарында яшәүчеләр Кама буе территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Яр Чаллы, Җиңүнең 40 еллыгы (40 лет Победы) ур., 64. Тел. 8(8552) 59-36-39.
Түбән Кама, Зәй, Сарман районнарында яшәүчеләр Кама аръягы территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Түбән Кама, Красный ключ р-ны, Набережная, 7. Тел. 8 (8555) 45-66-56.
Әлмәт, Бөгелмә, Норлат, Лениногорск, Чирмешән районнарында яшәүчеләр Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Әлмәт ш., Әминов ур., 9а. Тел. 8 (8553) 33-03-26.
Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнарында яшәүчеләр Ык буе территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Азнакай ш., Шоссейная ур., 6. Тел. 8(85592)5-13-48.
Чистай, Алексеевский, Әлки, Аксубай, Спас, Яңа Чишмә районнарында яшәүчеләр Идел-Кама территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Чистай ш., Фрунзе ур., 97-а. Тел. 8(84342) 5-35-19.
Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында яшәүчеләр Идел аръягы территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Буа ш., Р.Люксембург ур., 159. Тел. 8(84374) 3-11-02.
Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарында яшәүчеләр Төньяк территориаль идарәгә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Арча ш.т.б., Интернациональ ур., 41. Тел. 8(84366) 3-21-61.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте