23нче январьда 16.00 сәгатьтә Татарстан республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур.,75 каб.301) Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре өчен “Ачык ишекләр көне” була. Белгечләр хуҗалык эшчәнлеге һәм башка төр эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарсызлау һәм урнаштыру турында 2017 елның 1нче мартына кадәр тапшырылырга тиешле хисапларга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк. Хисаплар эшмәкәрләрдә нинди калдыкларның күпме күләмдә барлыкка килүен, аларның төзелгән килешүләргә ярашлы рәвештә нинди махсус оешмаларга тапшырылуын анык аңлау өчен кирәк. Ачык ишекләр көне Татарстан республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә дә узачак. Министрлык Хисаплар кабул итү һәм тикшерүне үзенең 8 территориаль идарәсе аша алып бара, алар Хисаплар гына кабул итми, ә кирәкле мәгълүматлар тутырырга методик ярдәм дә күрсәтә.
Казан шәһәре, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында яшәүчеләр Үзәк территориаль идарәгә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Казан ш., Павлюхин ур., 75. (каб.301) Тел. (843) 267-68-87.
Яр Чаллыда, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районарында яшәүчеләр Кама буе территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Яр Чаллы, Җиңүнең 40 еллыгы (40 лет Победы) ур., 64. Тел. 8(8552) 59-36-39.
Түбән Кама, Зәй, Сарман районнарында яшәүчеләр Кама аръягы территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Түбән Кама, Красный ключ р-ны, Набережная, 7. Тел. 8 (8555) 45-66-56.
Әлмәт, Бөгелмә, Норлат, Лениногорск, Чирмешән районнарында яшәүчеләр Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Әлмәт ш., Әминов ур., 9а. Тел. 8 (8553) 33-03-26.
Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнарында яшәүчеләр Ык буе территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Азнакай ш., Шоссейная ур., 6. Тел. 8(85592)5-13-48.
Чистай, Алексеевский, Әлки, Аксубай, Спас, Яңа Чишмә районнарында яшәүчеләр Идел-Кама территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Чистай ш., Фрунзе ур., 97-а. Тел. 8(84342) 5-35-19.
Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында яшәүчеләр Идел аръягы территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Буа ш., Р.Люксембург ур., 159. Тел. 8(84374) 3-11-02.
Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарында яшәүчеләр Төньяк территориаль идарәгә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Арча ш.т.б., Интернациональ ур., 41. Тел. 8(84366) 3-21-61.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте