ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территорияаль идарәсе инспекторлары Баулы районында Баулы – Иске Чүте юлы читендә биш литрлы 200 шешә ташлап калдырылганны теркәгәннәр. Чүпләнгән территориянең мәйданы 12 кв.метр. Этикеткаларда «Гарден» ҖЧҖ җитештергән AUTOGLEID катмый торган сыеклык икәнлеге күрсәтелгән. Бу хокук бозуга катнашы булган затларны ачыклау өчен, административ тикшерү алып барыла.
Табигать саклау законнарын бозу турында Татарстан Республикасында яшәүчеләр республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлегенә кайнар линиянең (843)267-68-67 телефоны буенча, Telegram һәм WhatsApp (+79872169779 номеры) мессенджерлары ярдәмендә, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы буенча, министрлыкның интернет кабул итүе аша http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm хәбәр иәргә мөмкин, “Халык контроле” мәгълүмати системасы, “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы мөмкинлекләре бар. Болардан тыш, табигать саклау законнарын бозу турында, бозу очрагын фото яки видеода теркәп, оператив мәгълүмат биргән гражданнарга акчалата түләү дә бар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте