Фәрит Габделганиев Татарстанның Экология министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевне Юбилее белән котлады

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм бөтен коллектив Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә ихлас котлауларын һәм иң яхшы теләкләрен белдерә. 

“Сезнең юбилей – республикабыз үсешенә Сез кертә торган өлеш өчен рәхмәт белдерергә бик яхшы мөмкинлек. Республиканың мөһим вакыйгалары үзәгендә торып, Сез регионның уңышлы социаль-икътисади үсешенә булышасыз. Олы җаваплылык хисе, зур гамәли тәҗрибә, профессиональлек һәм кешелеклелек сыйфатлары Сезгә халыкара дәрәҗәдә тирән ихтирам һәм  лаеклы абруй китерде. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм Сезнең яхшы һәм ышанычлы гаиләгезгә иминлек телибез”.

 ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International