Геохимия, минералогия и петрология интрузив комплекслары һәм алар белән бәйле файдалы казылмалар өлкәсендәге хәзерге мәсьәләләр турында “Ультрамафит-мафит комплекслары: геология, төзелеше, руда потенциалы” V Халыкара конференциясендә фикер алышачаклар. Мероприятие 2017 елның 2-6 сентябрендә Бурятия Республикасының Байкал буе районы Гремячинск бистәсендә “Байкальская ривьера” отелендә булачак. Оештыручылары - РФА СБ Геология институты, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Геология факультеты һәм Бурятия дәүләт университеты. Конференция форматы генетика мәсьәләләренең киң даирәсе турында фикер алышуны, геологик күзәтүләр мәгълүматлары, эксперименталь һәм теоретик эзләнүләр нәтиҗәләре белән актив уртаклашуны күздә тота.
Конференция темалары:
Конференция кысаларында “Ультрамафит-мафит массивларның катламнары формалашу һәм рудалы минераллашу механизмнары” мәктәп-семинарын уздыру планлаштырыла.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте