Файдалы каты казылмалар чыганакларын эшкәртү, скважиналар бораулау технологияләре һәм техникалары, геологик процесслар. “Җир турындагы фәннәрдә яңа идеяләр” XIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә шушы һәм башка күп темалар буенча фикер алышачаклар. Мероприятиене 2017 елның 5-7нче апрелендә Серго Орджоникидзе ис. Россия дәүләт геологик эзләүләр университеты үткәрә. Конференция программасы буенча эшнең беренче көнендә пленар утырыш үткәрү күздә тотыла, калган көннәрдә – секцияләрдә эш, Минералогия һәм Палеонтология музейларына бару.
Конференциянең фәнни секцияләре:
- Геологик процесслар, стратиграфия, тектоника һәм геодинамика секциясе;
- Утырма бассейннары һәм күмер, нефть һәм газ проблемалары секциясе;
- Минералогия, петрография һәм геохимия секциясе;
- Геммология секциясе;
- Геология, файдалы каты казылмаларны эзләү, минерагения секциясе;
- Эзләү геофизикасы һәм геоинформатика секциясе;
- Файдалы каты казылмалар чыганакларын эшкәртү һәм маркшейдер эше секциясе;
- Геотехнологияләр, экология, диңгездәге файдалы казылма чыганакларын комплекслы үзләштерү секциясе;
- Механика, механизация һәм энергетика секциясе;
- Тау-эзләү эше, гидравлика һәм гидрофизик процесслар секциясе;
- Скважиналар бораулау технологиясе һәм техникасы секциясе;
- Геоэтика, геоэкология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау секциясе;
- Гидрогеология, инженерлык геологиясе һәм геокриология секциясе;
- Табигатьтән файдалану икътисады, идарәсе һәм хокукый нигезләре секциясе;
- Фәлсәфи һәм социаль-сәяси проблемалар секциясе;
- Санлы алымнар һәм математик модельләштерү секциясе;
- Һөнәри белем бирүне камилләштерү проблемалары секциясе;
- Руда барлыкка китерүче табигый флюидларның физик химиясе секциясе;
- Этнолингвистиканың хәзерге мәсьәләләре секциясе.
Тулырак мәгълүмат Россия дәүләт геологик эзләүләр университеты рәсми сайтында: http://mgri-rggru.ru.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте