Мәскәүдә “Баштагы Россия” табигать фестивале узачак

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

20нче январьда Мәскәүдә Үзәк рәссамнар йортында “Баштагы Россия” (“Первозданная Россия”) IV Гомумроссия фестивале узачак. Программада – тере табигать фотосурәтләре күргәзмәсе, танылган фотограф-натуралистларның мастер-класслары, кинолар күрсәтү, маҗаралар картасында күрсәтелгән маршрут буенча квест. 2017 елда фестивальнең төп темалары - Россиядә тыюлыклар системасына нигез салуның 100-еллыгы һәм Экология елы үткәрү.

Фестивальгә килүчеләр аеруча саклана торган территорияләр хезмәткәрләре белән аралаша, Россиядә тыюлыклар һәм милли парклар барлыкка килү тарихы белән таныша алачак. 2017 елда “Баштагы Россия” уникаль форматта уза. Аеруча саклана торган территорияләрдә куелган камералар ярдәмендә хайваннар һәм кошлар тормышын реаль вакыт режимында күзәтергә мөмкин булачак.

Ял көннәрендә танылган фотограф-пейзажчыларның мастер-класслары, режиссер-документалистлар, мәшһүр сәяхәтчеләр белән очрашулар булачак, фәнни лекцияләр һәм илнең табигатьне саклауга багышланган проектлары презентацияләре тәкъдим ителәчәк.

 “Баштагы Россия”  программалары кысаларында табигать һәм сәяхәтләр турында премьералар һәм өр-яңа фильмнар күрсәтеләчәк. Фестиваль 2017 елның 26 февраленә кадәр дәвам итә.

 

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International