Татарстан Республикасында 2017 елда җәмәгать урыннарын үстерү программасына 2 млрд сум салынган.

2017 елның 14 гыйнвары, шимбә

Экология һәм җәмәгать урыннары елында Татарстанда республика районнарында җәмәгать урыннарын үстерүнең  яңа программасы гамәлгә ашырылачак, ул “Парклар һәм скверлар” һәм “Су саклау зоналарын төзекләндерү” программаларын берләштерүне күздә тота. Бүген бу турыда Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунципаль берәмлекләр вәкилләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Татарстан Республикасы  Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителүенчә, 2017 елда бу программага, 45 муниципаль берәмлектә 57 объектны төзекләндерү өчен, республика бюджетыннан 2 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла (ТР Министрлар Кабинетының 2016 елның 30 декабрендәге  № 3206-р карары).

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International