Россиядә Экология елында биш яңа аеруча саклана торган табигый территория ачарга планлаштыралар. Бу турыда “Тыюлыклар эше. Йөзьеллык йомгаклары” Халыкара конференциясе кысаларында Россия Табигать министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры урынбасары Всеволод Степаницкий хәбәр итте: “Экология һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр елы яңа милли парклар һәм тыюлыклар ачылу белән билгеләнәчәк. Бу Ульяновск өлкәсендә “Сайлюгем” милли паркын, Ленинград өлкәсендә “Ингермалан” дәүләт табигать тыюлыгын, Томск һәм Новосибирск өлкәләрендә “Васюган” дәүләт табигать тыюлыгын оештыру, башка табигый территорияләрне киңәйтү, Новосибирск утраулары архипелагында федераль заказник, Карелиядә “Ладога шхерлары” милли паркын оештыру. Без боларның барысы да 2017 елда эшләнер дип исәплибез”. Аның сүзләре буенча, быел инде “Кисловодский” милли паркы оешкан, “Рус Арктикасы” милли паркы территориясе киңәйтелгән.
Хәзер Росссия Федерациясе территориясендә 12900 аеруча саклана торган табигый террритория бар, аларның гомуми мәйданы 204 млн гектарны били. Аеруча саклана торган табигый террриторияләр федераль челтәренә 103 дәүләт тыюлыгы, 50 милли парк һәм 59 федераль заказник керә. Соңгы 10 елда өч яңа тыюлык, 12 милли парк һәм ике заказник оештырылды, биш тыюлык зонасының һәм бер милли паркның территориясе киңәйтелде, шулай итеп, федераль табигать территорияләренең мәйданы 6,5 млн гектарга артты.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте