Казан укучылары каникулда экология өлкәсендә белемнәрен тулыландыра алачак

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Экология һәм биология белән кызыксынучы 5-10 сыйныф укучылары җәйге каникулда (29 май – 9 июнь) бу юнәлештә үзләрннең белемнәрен тирәнәйтә алачак. ЭКО-дәресләр Казан шәһәре Балалар экология-биология үзәгендә “Яшь эколог мәктәбе” шәһәр практикумы кысаларында үтәчәк.

“Яшь эколог мәктәбе” программасы түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла: ботаника, зоология, гомуми экология, проект эшчәнлеге һәм ике блоктан тора:

  1. Теоретик – биология бүлекләре белән, эзләнү эше структурасы, фәнни эзләнү алымнары, җыелган материалны эшкәртү һәм алынган мәгълүматларны анализлау ысуллары белән танышу.
  2. Гамәли – кыр практикасы, фәнни методиканы үзләштерү, материал туплау һәм эшкәртү, өйрәнү-эзләнү эше язу һәм аны яклау.

“Яшь эколог мәктәбе”ндә укулар узуның нәтиҗәсе - зачет һәм эзләнү эшләрен яклау буенча йомгаклау конференциясе.

Катнашу өчен заявкалар 25нче майга кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат: +7 843 273‑48-55 (Казан шәһәре Балалар экология- биология үзәге).

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International