Әбу-Дабида энергетика инновацияләре һәм киләчәк экологиясе халыкара күргәзмәсе World Future Energy Summit 2017 узачак

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

16-19 январьда Әбу-Дабида (БГӘ) конгресс-үзәктә энергетика инновацияләре һәм киләчәк экологиясе  10нчы халыкара күргәзмә-форумы World Future Energy Summit 2017 узачак. Чара кысаларында анда килүчеләр берләшкән ике күргәзмә белән таныша алачак: World Future Energy энергетикага багышланган, EcoWASTE калдыкларны саклау һәм утильләштерүне хәл итү юлларын күрсәтәчәк. Саммитта 30 илдән 600дән артык компания вәкилләре җыелачак. Аерым алганда, милли павильоннарын Бөекбритания, Дания, Германия, Гонконг, Һиндстан, Испания, Италия, Канада, Люксембург, Португалия, Кытай, Франция, Норвегия, Сингапур, Швеция, Швейцария, АКШ һәм Япония күрсәтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елда Әбу-Дабида Тотрыклы үсеш халыкара атналыгы (ADSW) зур уңыш белән узган иде. Вакыйга яңартыла торган энергия чыганаклары секторындагы чараларның иң эре һәм әһәмиятлеләреннән берсе булды. Экологиянең, энергетика һәм энергетик куркынычсызлыкның киләчәге турында фикер алышырга бөтен дөньядан бу өлкәнең әйдәп баручы профессионаллары җыелды. Әбу-Дабида Тотрыклы үсеш атналыгы кысаларындагы чараларга  33000 чамасы кеше килде, дөньяның төрле илләреннән 80нән артык министр һәм 650 катнашучы компания булды.

ТР ЭТБМ  матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International