Фәрит Габделганиев: “«Экологлар» контакты һәр мобиль җайланмасында барлыкка килергә тиеш”. Татарстанлыларга уңайлы булсын өчен, халыктан хәбәрләрне Telegram һәм WhatsAppта кабул итә башладылар.

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

“Табигать саклау законнарын бозу турында оператив хәбәр итә алу мөмкинлеге һәр татарстанлыда булырга тиеш”, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. Республика иҗимагый экологик кабул итүендә яңа элемтә каналы барлыкка килде. Экология һәм җәмәгать урыннары елында законсыз чүплекләр турында, гомумтаралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару, су объектларына керү мөмкинлеген чикләү, сулыкларга, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату турында Экология министрлыгы инспекторларына Telegram һәм WhatsApp мессенджерлары ярдәмендә +79872169779 номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин. Хәбәрләр тәүлек буе кабул ителә.

Кайнар элемтәнең (843)267-68-67 телефоны, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы, интернет кабул итү http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm, “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасы, “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы элеккечә эшли. Болардан тыш, табигать саклау законнарын бозу турында, бозу очрагын фото яки видеода теркәп, оператив мәгълүмат биргән гражданнарга акчалата түләү дә бар. 2016 елда табигать саклау законнарын бозу турында республика халкыннан 10 меңнән артык хәбәр килде. Хәбәрләргә оператив илтифат итү табигатькә килгән зыянны минимальләштерергә һәм закон бозучыны “кайнар эз буенча” ачыкларга мөмкинлек бирә, дип билгели экологлар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International