Геогалимнәр һәм инженерларның Европа ассоциациясе (EAGE) нефть һәм газ чыганакларын геологик эзләү һәм чыгару мәсьәләләре буенча 19нчы фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра. Мероприятие традицион рәвештә Геленджикта 11-14 сентябрьдә узачак.
Конференциядә берьюлы берничә махсус сессия эшләячәк, бу нефть һәм газ чыганакларын эзләү, өйрәнү һәм эшкәртүнең теоретик мәсьәләләрен дә, гамәли проблемаларын да карау мөмкинлеге бирәчәк. “Геомодель» конференциясендә катнашучыларның уртача саны 200-300 әйдәп баручы практик белгеч һәм галим була, алар - йөзгә якын Россия һәм чит ил компанияләре һәм югары уку йортларының вәкилләре. Конференция программасында 100дән артык телдән һәм күрсәтмә доклад бар, аннан тыш әйдәп баручы компанияләр нефть-газ өлкәсендә кулланыла торган программалы системаларның һәм технологияләрнең инновацион эшкәртмәләрен тәкъдим итәләр. Конференциянең Программа комитеты рәисе - Ломоносов исемендәге МДУ профессоры, РФА Җир физикасы проблемалары буенча Фәнни советының разведка геофизикасы секциясе рәисе, Россиянең атказанган фән эшлеклесе Юрий Ампилов.
Конференция кысаларында үткәрелә:
Фәнни сессияләрнең темалары:
Россия һәм дөнья нефть-газ бассейннарының төбәк геологиясе.
Утырма бассейннарның геодинамикасы һәм структур геологиясе.
Углеводород системалары формалашуны модельләштерү, бассейн анализы, нефть һзм газ геохимиясе.
Углеводородларның традицион булмаган чыганаклары: авыр һәм сланец нефте, тыгыз токымнардагы газ, күмер метаны, газогидратлар.
Төбәк сессиясе. Көнбатыш Себер.
Төбәк сессиясе. Көнчыгыш Себер.
Төбәк сессиясе. Тимано-Печора провинциясе.
Төбәк сессиясе. Каспий буе төбәге һәм Урал-Идел буе.
Төбәк сессиясе. Азов –Кара диңгез-Каспий регионы.
Россиядә шельф проектлары.
Чит илләрнең нефть-газ проектлары.
Сыгылмалы дулкыннар таралу теориясе һәм сейсмик модельләштерү.
Күзәтү системасын проектлау, сейсмик мәгълүматларны туплау һәм сыйфатын тикшерү.
Сейсмик мәгълүматларны эшкәртүнең гамәли мәсьәләләре.
Сейсморазведка мәгълүматларын кинематик һәм динамик интепретацияләү (атрибутлы анализ, инверсиянең барлык төрләре һ.б.).
Күпдулкынлы һәм скважиналы сейсморазведка, ВСП.
Традицион булмаган сейсморазведка
Эзләүләрнең сейсмик булмаган һәм дистанцион алымнары: гравиразведка, магниторазведка, электроразведка, геохимия һ.б.
Геологик-геофизик мәгълүматларны комплекслы интерпретацияләү.
Тау токымнарының сыгылмалы үзенчәлекләре (Rock Physics).
Геомеханика: кернны тикшерү, чатнаганлыкны фаразлау һәм гидроөзүне проектлау.
Кернны һәм флюидларны петрофизик тикшерү.
Коллекторларның петрофизик үлчәнешләре, бәйлелекләре һәм модельләре.
Вертикаль скважиналарны геофизик тикшеренүләрне эшкәртү һәм аңлатып интерпретацияләү.
Нык авыш һәм горизонталь скважиналар өчен геофизик тикшеренүләрне эшкәртү, интерпретацияләү һәм геонавигация.
Скважиналар төзелеше барышында геологик-технологик тикшеренүләр, горизонталь скважиналар бораулауны һәм катлаулы тау-геология шартларында бораулауны тәэмин итү.
Геологик, гидродинамик һәм геомеханик модельләштерү.
Углеводород запасларын исәпләү һәм аудит, яңа классфикациягә күчү проблемалары.
Бозылган һәм нык яргаланган зоналарны карталау алымнары һәм технологияләре.
Углеводород чыганакларын эшкәртүне проектлаштыру һәм оптимальләштерүнең заманча алымнары, нефть нәтиҗәлелеген күтәрү алымнары.
Чыганакларда нефть һәм газ чыгаруны геофизик һәм гидродинамик тикшерү һәм мониторинг.
Эзләүдә һәм чыгаруда билгесезлек микъдарен бәяләү. Хәвефне анализлау.
Геостатистиканы да кертеп, геологик мәгълүматны эшкәртүнең математик алымнары.
Нефть-газ өлкәсендә белгечләрне укыту һәм квалификациясен күтәрү.
Элемтә өчен мәгълүмат:
Мероприятие турында һәм яңартылган мәгълүмат турында www.eage.ru (рус телендә) һәм www.eage.org (инглиз телендә) сайтларыннан тулырак белә аласыз.
EAGEның Россиядә һәм БДБ илләрендә төбәк офисы
Тел.: +7 495 640 2008
Факс: +7 495 640 2009
E-mail: geomodel@eage.org
Website: www.eage.ru
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте