Мәскәүдә калдыклар белән идарә итү, табигать саклау технологияләре һәм яңартыла торган энергетика буенча «ВэйстТэк-2017» халыкара күргәзмә-форумы үткәрелә.

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Әйләнә-тирә мохитне саклау, калдыклар белән эш итүнең технологик мәсьәләләре һәм аларны энергетик файдалану, агып чыккан суларны һәм газ-һава ташландыкларын чистарту турында ВэйстТэк-2017 10нчы Халыкара күргәзмәсендә фикер алышачаклар. Мероприятие 6-8 июньдә Мәскәүдә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә үтәчәк. Форум халыкара һәм илебездәге ассоциацияләр, фәнни-эзләнү һәм проект учреждениеләре белән хезмәттәшлектә әзерләнә, шулай ук анда катнашучы аерым компанияләр инициативасы белән үткәрелә. Күргәзмә-форум конференцияләр, семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр комплексын тәшкил иткән гаять кызыклы һәм актуаль эшлекле программа белән уздырыла.

Күргәзмәнең профиле һәм эшлекле программа темалары:

  • Калдыклар белән идарә итү һәм рециклинг.  Калдыкларны җыю һәм транспортлау, аларны эшкәртү технологияләре, рециклинг, калдыклар белән идарә итү, калдыклар барлыкка килүне минимальләштерү, калдыклардан эшләнгән әйберләр.
  • Махсус бүлек - кара һәм төсле металл ватыклары белән эш итү –СкрапЭкспо.
  • Яңартыла торган энергетика (РЭнерго) – калдыкларны энергиягә әйләндереп эшкәртү; биоэнергетика (биогаз һәм чүплек газлары, биомасса).
  • Агып чыккан суларны чистарту һәм юшкыннар белән эш итү. Җәмәгать бәдрәфләре.
  • Һава мохитен пычратуны булдырмау (ЛюфтТэк). Һавага сәнәгать предприятиеләре һәм транспорттан чыккан тузан-,газ-һава ташландыкларын  сәнәгати һәм санитар чистарту. Сәнәгать биналарында аспирация, җилләтү, һаваны дезодорацияләү һәм кондицияләү.
  • Пычранган территорияләрне һәм акваторияләрне торгызу.
  • Сәнәгати юу һәм чистарту.
  • “Яшел” төзелеш.
  • Торак урыннарны төзекләндрү. Шәһәр территорияләрен кышкы һәм җәйге җыештыру эшләре. Ишегалды территорияләрен кору.
  • Әйләнә-тирә мохитнең пычрануын тикшерү (ЭкоЛаб).
  • Сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәт иминлеген саклау.

 

Элемтә мәгълүматлары:

+7 495 937 6861

E-mail: waste-tech@ecwatech.ru

www.waste-tech.ru

Twitter: @WasteTechRU

www.facebook.com/WasteTechRUS

 

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International