ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе һәм Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Иминлек бәйрәме” оештырдылар. Яңа ел алдыннан интерактив чара “Әкият” Татар Дәүләт Курчак театрында узды. Балаларга табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, аның байлыкларын һәм матурлыгын саклау өчен җаваплылык турында һәм юлда куркынычсызлык тәртибе кагыйдәләре турында сөйләделәр. “Экологик тәрбия кирәк, - диде Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Саферова. – Ул балаларда игелек һәм табигатькә ихтирам тәрбияли. Әгәр болар булса, туганнарга, якыннарга һәм өлкәннәргә дә ихтирам булачак. Балаларга экологик тәрбия бирү – бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтенең иң актуаль юнәлешләреннән. Һәм иң мөһиме – аң экологиясе. Әгәр без бер беребезгә карата, үзебез яшәгән урынга карата сакчыл мөнәсәбәттә булсак, безнең экологик проблемалар да булмаячак. Бу балалар нәкъ шундый кешеләр – үзләренең туган ягына күп файда китерә алырлык интелектуаллар булыр дип өметләнәбез”.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре дә балаларга кайда йөрергә ярый һәм ничек юлны имин чыгарга икәнлеге турында искәртеп кенә калмады, алар өчен тематик уеннар да оештырдылар. Рәхмәт йөзеннән балалар олыларны үзләренең шигырьләре, җырлары, биюләре һәм рәсемнәре белән сөендерделәр. Мероприятие ахырында экологлар һәм полицейскийлар балаларга истәлек бүләкләре өләштеләр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте