Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской белән очрашты. Россиядә Экология елын үткәрү турында сөйләштеләр. “Әдәбият, мәдәният, экология белән бер ел шөгыльләнеп, аннан соң бөтен нәрсәне ташларга ярамый. Әмма шулай да бу безгә игътибарны иң кискен мәсьәләләргә һәм проблемаларга тупларга мөмкинлек бирә”, -дип ассызыклады ил Президенты. 2017 елга төрле дәрәҗәдә 600 мероприятие планлаштырылган, предприятиеләрдә җиһазларны модернизацияләү дә шул исәптә. 350 миллиард сумга якын акча тотылачак, зур өлеше – бюджеттан түгел. Донской Экология елына планның сигез эре блоктан торганын билгеләп үтте. Бирегә Байкал, кыргый табигать, хайваннарны реинтродукцияләү, кызыл китаптагы хайваннарны тергезү белән бәйле эре проектлар керә.
Моннан тыш, Экология министры сүзләре буенча, хөкүмәт яңа аерата саклана торган табигый территорияләр (милли парклар, тыюлыклар) булдыру белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук урманнарны торгызу һәм су чистарту эшенә басым ясау планлаштырыла.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте