Кыргый табигатьне киләчәк буыннар өчен саклап калу. Татарстанда кар барсын үрчетү үзәге оештыру буенча төп эшләр Экология елында башкарылачак.

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

“Кыргый табигатьне киләчәк буыннар өчен саклап калуның иң нәтиҗәле ысулларыннан берсе булып саклана торган табигый территорияләр системасын үстерү һәм биотөрлелекне саклау тора”,- дип белдерде РФ табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской  “Киләсе буыннар мәнфәгатьләрендә Россия Федерациясенең экологик үсеше турында” темасы буенча Россия Президенты Владимир Путин үткәргән Дәүләт советы утырышында. “Хайваннарның югалып бара торган барлык төрләре: амур юлбарысы, алгы азия һәм ерак көнчыгыш капланнары, ак аю, зубр, Пржевальский аты буенча аларның популяциясен стабильләштерү һәм арттыру буенча максатчан программалар гамәлгә ашырыла. Без хайваннарның бүтән сирәк төрләре буенча, аерым алганда, аргали, кар барсы, сайгак буенча яңа программалар башларга планлаштырабыз. Киләсе елда, һичшиксез, андый программаларны, шул исәптән бизнес катнашындагыларын да, арттыру юнәлешендә эшне дәвам итәчәкбез”,- дип хәбәр ите Донской. Исегезгә төшерәбез, шундый программаларның берсе Татарстанда гамәлгә ашырылачак. Экология елында Яшел Үзән “Зөя” (“Свияжск”) аучылык хуҗалыгы базасында регионара ак барс – ирбис реинтродукцияләү, реабилитацияләү, үрчетү һәм саклау үзәге оештыру буенча төп эшләрне башкару планлаштырыла. 2017 елда Россиядә Экология елы мероприятиеләре кысаларында кар барсы затларының тоташтан исәбен алырга планлаштыру турында алданрак әйтеп үтелгән иде. Алгы азия капланының Кавказда каплан тергезү үзәгендә яшәү шартлары белән танышу өчен, Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев Сочи милли паркында булып кайтты. Тәҗрибә безнең республикада файдаланылачак.

         Бу төрнең сакланышына яный торган төп куркыныч булып браконьерлык тора. Чама белән исәпләгәндә, Россиядә ел саен унга якын ирбис юк ителә. Күпчелек очракта –кара базарда бәясе 10 мең долларга җитә торган тиресе хакына.

Россиядә кар барсы амур юлбарысы яки ерак көнчыгыш капланы кебек үк сирәк җәнлек. Кызыл китапка кертелгән хайванны коткару өчен, 2014 елда хөкүмәт тарафыннан Россия Федерациясендә 150 заттан ким булмаган популяциясен саклау максаты белән Кар барсын саклау стратегиясе кабул ителде. Ирбислар үрчетү үзәгеннән тыш Саяно-Шушен  тыюлыгы базасында кар барсын реабилитацияләү һәм реинтродукцияләү үзәге ачу планлаштырыла, анда кар барсының табигатьтән аерып алырга туры килгән ятим балаларын, шулай ук Татарстанда туганнарын да, үстерәчәкләр

Исегезгә төшерәбез, кар барсы Татарстан гербында сурәтләнгән һәм республиканың рәсми символы булып тора.

 

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International