Төн капламы астында җинаять. Балык Бистәсендә 5 миллион сумлык ком урлаганнар – җинаять җәзасы яный.

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Экскаваторлар гөрелтесе һәм КамАЗлар тавышы Балык Бистәсе районының Дон-Урай кешеләрен сагайта. Участокта законсыз ком чыгарылу ихтималы турында хәбәр белән алар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәләр. Урынга Экология минстрлыгының Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе белгечләре чыга. Экскаватор һәм 3 йөк автомобиле йөртүчеләре тотыла. Тирә-юньдәгеләрнең игътибарын җәлеп итмәс өчен, ком чыгару тәүлекнең караңгы вактында башкарылган. Алынган запасларның күләме – 30240 куб.м., тирәнлеге – 25 метрдан артык. “Кара казучылар” табигатькә 5 миллион сумнан артыклак зарар салганнар. Административ материаллар, РФ ҖК 158 маддәсе буенча җинаять эше кузгату өчен, Россия ЭЭМның Авиатөзелеш районы буенча бүлегенә тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, законсыз карьер эшкәртү фактлары һәм табигать саклау законнарын бозуның бүтән очраклары турында кайнар линиянең (843)267-68-67 телефоны буенча, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы буенча хәбәр итәргә мөмкин, хәбәрләр “Халык контроле” системасы буенча кабул ителә, гомуми белем бирү учреждениеләре өчен махсус «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы эшли. Болардан тыш, табигать саклау законнарын бозу турында, бозу очрагын фото яки видеода теркәп, оператив мәгълүмат биргән гражданнарга акчалата түләү дә бар. 

 

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International