Бөгелмәдә С.Ф.Морозов исемендәге ХI ачык Республика тикшеренү эшләре конференциясе булды. Иң яхшы ЭКОпроектларның авторлары – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 2-5 сыйныфлары укучылары – конкурс комиссиясенә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Жюри составына Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре керде. Конференция түбәндәге секцияләр буенча үтте:
- “Экология”
- “Экологик проектлар”
- “Эко-мода”
Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләре, Бөгелмә, Чирмешән, Баулы, Ютазы муниципаль районнары мәктәп укучылары актив катнашты. Иң яхшы эшләр дипломнар белән билгеләнде.
Мероприятие республиканың үсеп килүче буынында экологик белем тарату, табигый байлыкларга һәм тирә-як мохиткә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, дөньяга экологик караш формалаштыру максаты белән үткәрелә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте