Яңа ел ЭКО-тамашасы. Кыш бабай һәм Кар кызы бүген Экология министрлыгы хезмәткәрләренең балаларын котладылар

2016 елның 23 декабре, җомга

Яңа ел чыршысы, татлы бүләкләр, бизәлгән зал, балалар көлүе һәм, әлбәттә инде, яхшы һәм уңай кәеф. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында балалар өчен әкият персонажлары белән яңа ел тамашасы булды. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә балалар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр һәм табышмакларга җаваплар таптылар. Балаларын рәхәтләнеп фотога төшергән һәм үзләре дә фотокамералар каршында сурәткә төшкән әти-әниләр дә игътибарсыз калмады. Яңа ел бәйрәме турында истәлеккә катнашучыларның барысында да шәп кәеф һәм фоторәсемнәр калды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International