“Россиянең су хәзинәләре” Бөтенроссия туган як су пейзажлары фотоконкурсы башланды

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан фотосөючеләрен “Россиянең су хәзинәләре” Бөтенроссия туган як су пейзажлары фотографияләре конкурсында катнашырга чакыралар. Мероприятие Су ресурслары Федераль агентлыгы тарафыннан Россиядә Экология елы кысаларында үткәрелә. Конкурста фотография авторлары – Россия Федерациясенеж 16 яшьтән өлкәнрәк гражданнары катнаша ала. Эшләрне электрон төрдә 2016 елның 1 декабреннән 2017 елның 1 октябренә кадәр Россия Су ресурслары агентлыгының рәсми сайтына җибәрергә кирәк.   

Конкурс номинацияләре:

  1. “Пейзажлар” – төп рольне су объектлары уйный торган ландшафт сурәтләре.
  2. “Кешеләр һәм су” – кешеләрнең су объектларындагы яки аларга якын урыннардагы сурәтләре.
  3. “Цивилизация һәм су” – су һәм яр буйлары, күперләр, шәһәр пейзажлары, предприятиеләр, маяк һәм башка гидротехник булмаган техник корылмалар сурәтләре.
  4. “Гидротехник корылмалар” – су һәм плотиналар, гидроэлектростанция, су ташлау, су төшерү һәм су чыгару корылмалары, туннельләр, каналлар, насос станцияләре, суднолар йөри торган шлюзлар, судно күтәргечләр һәм башка гидротехник корылмалар.
  5. “Су – тормыш бишеге” – су объектлары һәм аларда яшәүчеләр сурәтләре.
  6. “Су - стихия буларак” – су объектларындагы табигать стихияләре сурәтләре.
  7. “Су - бала күзлегеннән” – су һәм су объектларының сюжеты чикләнмәгән сурәтләре. 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тарафыннан төшерелгән эшләр катнаша.
  8. “Экологик иминлекне пропагандалау” – тирә-як мохитне саклауны, табигатьне саклау эшчәнлеген, судан файдалану өлкәсендә экологик иминлекне пропагандалый торган сурәтләр. Бу номинациядә коллажлау кулланырга, фотографияләрне компьютерда социаль реклама стилендә эшкәртергә мөмкин.
  9. “Ярларны сакла” – су объектларының яр буе линияләрен чистарту сюжетлары сурәтләре. Ярларны җыештыру буенча оештырылган масштаблы чаралар һәм аерым акцияләр.

Конкурсның нигезләмәсе һәм катнашу кагыйдәләре белән тулырак түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.

http://voda.mnr.gov.ru/konkurs/water_treasures_of_russia/

 

 ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International