Яшь биологлар һәм экологлар “ЗИЛАНТЁНОК” VIII экологик форумында катнаша алалар

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

1-7 сыйныф укучыларының VIII ачык шәһәр экологик форумы “ЗИЛАНТЁНОК” (“Яшь зилант”) Татарстан Республикасында су ресурсларын саклау мәсьәләләренә багышланган. Ул үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирүдә системалы якын килүне гамәлгә ашыруга юнәлтелгән озак сроклы “Зилант” ачык экологик проекты кысаларында үткәрелә. Нәтиҗәләрне 8 апрельдә Балалар экология-биология шәһәр үзәгендә, Казан шәһәре Совет районының 126нчы гимназиясендә ясаячаклар, әмма укучылар инде бүгеннән актив әзерлекне башларга тиеш. Форум эше түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

1. Фәнни-тикшеренү юнәлеше:

  • “Үсемлекләр экологиясе” (үсемлекләр, гөмбәләр һәм лишайникларның биологик һәм экологик үзенчәлекләрен тикшерү);
  • “Хайваннар экологиясе” (хайваннар биологиясе һәм экологиясе өлкәсендә тикшеренүләр, хайваннарның үз-үзен тотышын өйрәнү);
  • “Кеше экологиясе” (әйләнә-тирә социаль-табигый мохит факторларының кеше сәламәтлегенә йогынтысы);
  • “Кеше һәм аның әйләнәсендәге табигый мохит” (кешенең әйләнә-тирәдәге табигый мохит белән үзара бәйләнеше).

2. Табигать саклау юнәлеше (секциядә табигать саклау проблемаларын хәл итүдәге шәхси гамәлләрне чагылдырган эшләр карала):

         - шәһәр һәм шәһәр яны территорияләрен, яр буе территорияләрен, чишмәләрне чистарту һәм төзекләндерү);

  - мәктәп яны территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү;

- җимлекләр ясау һәм кышлаучы кошларга җим салып тору;

- сыерчык оялары ясау һәм элү;

- төрле табигать саклау акцияләре оештыру һәм үткәрү.

3. Агарту юнәлеше:

         - стена газеталары, плакатлар, рефератлар (читтән торып этапта тапшырылалар һәм бәяләнәләр);

         - әдәби иҗат (эссе).

Тулырак мәгълүмат Казан шәһәре ӨБМБУ “Балалар экология-биология шәһәр үзәге”нең рәсми сайтында.

 

ТР ЭТБМ матбугат үзәге

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International