Табигать һәм сәламәтлек. Казанда “СтрИЖ” уза

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Табигатькә һәм үз сәламәтлегеңә сакчыл мөнәсәбәт. Балаларның игътибарын тирә-як мохитне саклау мәсьәләләренә, үзләренең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрне актуальләштерү, балаларның төрле мавыгулары дөньясы үсеше өчен мотивацияле мохит формалаштыру – бу “Кызыклы яшәргә омтылам” («Стремлюсь Интересно Жить» («СтрИЖ»)) проектының төп максатлары. Проект нигезендә ике мероприятие: “Терра Ботаника” интерактив уены һәм “Җир безнең уртак йортыбыз” ЗТК. Программа 5-8 сыйныф укучылары өчен эшләнгән. Биология, табигать белеме буенча материалны укучылар уен һәм интерактив формаларда үзләштерәләр. Максат - тирә-як мохиткә һәм үз сәламәтлегеңә фәнни-танып-белүле, хисле-әхлакый, гамәли-эшлекле мөнәсәбәт формалаштыру. Мероприятиеләр 17нче февральгә кадәр узачак. Оештыручылар: Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге.

ТР ЭТБМ матбугат үзәге

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International