“Өчочколык” – хәлиткеч. Уен нәтиҗәсен соңгы секунд билгеләде.

2016 елның 10 декабре, шимбә

Бүген “Төзүче” спорт комплексында каты көрәш җәелде. Анда Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында баскетбол буенча ярышлар узды. Беренче уенда табигать сакчылары – Ростабигать күзәтчелегенң Татарстан идарәсе һәм республиканың Экология министрлыгы очрашты. Командалар Ростабигать күзәтчелеге файдасына 10:12 исәбе белән озак һәм каты көрәштеләр. Соңгы секундта Экология министрлыгы уенчысы “өчочколык” кертте – шуның белән, коллегаларыннан җиңүне туры мәгънәсендә “тартып алып”, бу уенга нокта куйды. Алдагысы – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән. Уен 21:5 исәбе белән ТР Экология министрлыгы файдасына тәмамланды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать министрлыгы командасы группада беренче урын яулады һәм 1/8 финалга чыкты. Төшеп калуга уеннар 17нче декабрьдә узачак.

ТР ЭТБМ Матбугат үзәге

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International