2016 елның 12нче декабрендә Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарында гомумроссия гражданнар кабул итү көне үткәрелә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан, Павлюхин ур., 75.
Министрлык компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
- гражданнарның уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукын тәэмин итү;
- экологик иминлекне тәэмин итү;
- хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын булдырмау;
- табигатьне саклау программалары һәм проектлары эшләү һәм гамәлгә ашыру;
- үз вәкаләтләре кысаларында җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итү.
Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон - (843) 267-68-48.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте