ЭКО исемнәр – Ел лидерларын 8нче декабрьдә игълан итәчәкләр. Тантаналы церемония Пирамидада булачак.

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе
“ЭКОлидер” һәм “Табигать һәм кеше” кокурсларына быел меңнән артык хезмәт килде. Күпчелеге Татарстанда Су саклау зоналары елы үткәрүгә багышланган. Конкурс эшләрен карау өчен комиссиягә айдан артык вакыт кирәк булды. Предприятиеләр, муниципалитетлар, җәмәгатьчеләр, журналистлар, фотографлар – йөзләгән катнашучы, әмма лидерлар  - санаулы гына. Аларның исемнәрен 8нче декабрьдә Пирамида мәдәният күңел ачу комплексында (Казан, Мәскәү ур., 3) игълан итәчәкләр. Бүләкләү церемониясе 14.00, теркәлү 13.20 сәгатьтә башлана.

Мероприятиегә Татарстанның барлык почмакларыннан табигать саклау лидерлары чакырылган. “ЭКОлидер” һәм “Табигать һәм кеше” кокурслары Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан тирә-як мохитне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик иминлек мәсьәләләренә юнәлтү, предприятиеләрнең табигать саклау буенча эшчәнлеген хуплау максатларында һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларының эшен активлаштыру, экологик темаларны яктырту белән шөгыльләнә торган журналистларның һөнәри күнекмәләрен үстерү максаты белән үткәрелә.    

 

ТР ЭТБМ Матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International