Экология министрлыгында Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында экология министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.

       Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

         1. Министрлыкның вазыйфаи затлары эшчәнлегендә чагылган ришвәтчелек билгеләре турында массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган, шул исәптән Интернет һәм “Ышаныч телефоны”нда, шулай ук гражданнардан һәм юридик затлардан керә торган мөрәҗәгатьләрдә булган мәгълүматлар мониторингы нәтиҗәләрен карап, ведомствоның ришвәтчелеккә каршы программасын гамәлгә ашыру турында хисап.

2. Министрлыкта ришвәтчелек турында җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү нәтиҗәләрен карау.

3. Комисссиянең 2017 елга эш планын раслау.

4.  2015 елда һәм 2016 елның 9 ае эчендә юридик һәм физик затларга дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты үтәлеше нәтиҗәләрен карау.

5. “Кама аръягы территориаль идарәсендә ришвәтчелеккә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында”.

6.  2016 елда территориаль идарәләрдә ришвәтчелеккә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында хисап.

         Мероприятие барышында каралган эшчәнлек юнәлешләре буенча эшне активлаштыруга һәм ришвәтчелек күренешләре профилактикасына юнәлтелгән конкрет чаралар һәм йөкләмәләр исемлеге эшләнде. Утырышка йомгак ясап, Рөстәм Камалов бюджет акчаларын максатчан тотуны катгый контрольдә тотарга, Министрлык ихтыяҗлары өчен дәүләт заказын урнаштыру өлкәсендә контрольне, дәүләт хезмәте һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлекне дәвам итәргә йөкләмә бирде.

 

 ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International