XIII «Җир асты байлыкларыннан файдалануны дәүләти көйләү, 2016, Кыш» бөтенрос- сия конгрессында файдалы казылмалар чыгаруны лицензияләү, консервацияләнгән һәм бетерелгән скважиналарны куллану, җир кишәрлекләрен йолып алу, авыр чыгармалы хәзинәләр һәм башка мәсьәләләр тикшереләчәк. Чара 5-7 декабрьдә Мәскәүнең “Балчуг Кемпинская Москва” отелендә үткәрелә. Оештыручылары – “Социаль-экономик үсеш агентлыгы” (АСЭРГРУПП). Конгрессның төп темалары: – җир асты байлыкларыннан файдалануны лицензияләү буенча барлык мәсьәләләр: закон көйләүләре һәм әйдәүче экспертларның практик киңәшләре; – җир асты байлыкларын бәрәкәтле куллануны нормалаштыру һәм оештыру практикасы; – җир асты суларын һәм тулай кулланышлы файдалы казылмаларны чыгару. Җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләре. Шәхси су кулланучылар өчен мөһим үзгәрешләр. Конгресс РФ Дәүләт Думасы, Россия Табигать министрлыгы, Россия Җир асты байлыклары идарәсе, Мәскәү ш. ФАС идарәсе, “Росгеолэкспертиза” һ.б. вәкилләренә сораулар бирергә һәм җаваплар алырга мөмкинлек бирә. Төп максат – геологик тикшеренүләр тармагының торышын яхшырту, табигый байлыкларны нәтиҗәле чыгару һәм куллану өчен җир асты байлыкларыннан файдалану турындагы Россия Федерациясе законнарын камилләштерүгә булышу. Конгресста катнашырга барлык теләүчеләр чакырыла. Конгресс турында белешмәләр өчен: тел. (495) 971-56-81, факс (495) 988-61-15, web site: www.asergroup.ru, e-mail: info@ asergroup.ru. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте