Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы региональ кимәлдәге дәүлә- ти экологик экспертиза үткәргәндә җәлеп ителүче штаттан тыш экспертлар реестрын актуальләштерә. Каралучы мәсьәлә буенча фәнни һәм (я) практик белемнәргә ия булган һәм үзе белән килешенеп түбәндәге фән, техника, технология юнәлешләре буенча дәүләти экологик экс- пертиза үткәрүгә җәлеп ителгән белгеч дәүләти экологик экспертиза эксперты була ала: · Табигать тирәлеген саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү · Әйләнә-тирәлеккә йогынтыны бәяләү · Атмосфера һавасын саклау · Су объектларын рациональ куллану һәм саклау · Җитештерү һәм куллану калдыклары. Икенчел чимал · Җирләрне куллану һәм саклау · Җир асты байлыкларын рациональ куллану һәм саклау · Аеруча саклаулы табигать территорияләре һәм объектлары · Яшел утыртмаларны саклау · Урманнарны саклау · Хайваннар дөньясын саклау һәм куллану · Коммуналь хуҗалык · Энергетика · Ягулык индустриясе · Металлургия · Химия һәм нефть химиясе индустриясе · Машиналар төзү һәм металл эшкәртү · Хәрби саклану индустриясе · Электроника һәм электротехника индустриясе · Агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь индустриясе · Төзелеш материаллары индустриясе · Җиңел индустрия · Азык индустриясе · Медицина индустриясе. Микробиология индустриясе · Полиграфия индустриясе · Төзелеш · Гамәлдәге предприятиеләрне, биналарны, корылмаларны реконструкцияләү, киңәйтү, техник яңарту һәм капиталь ремонтлау · Шәһәр төзүнең төп юнәлешләре · Инженерлык һәм транспорт корылмалары һәм коммуникацияләре системалары · Тимер юл транспорты · Су транспорты · Һава транспорты · Автомобиль транспорты · Шәһәр транспорты · Юл хуҗалыгы · Йөкләр ташу. Төяү-бушату эшләре · Тулаем һәм ваклап сату · Сәүдә һәм склад биналары · Халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү · Ирекле экономик зоналар · Дәүләти һәм муниципаль идарә. Экспертиза комиссияләре эшендә катнашырга, дәүләти экологик экспертизага бирелә торган материалларны Россия һәм чит илләрнең алдынгы фән һәм техника казанышларынисәпкә алып һәрьяклы, объектив, тулы һәм комплекслы анализларга, аларның Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендәге норматив-хокукый актларына һәм норматив-техник доку- ментларына ярашлылыгын билгеләргә әзер булган белгечләргә 2016 елның 15 декабрен- нән соңармыйча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы адресына (420049, Казан ш., Павлюхин ур. 75) кушымта АНКЕТА буенча белешмәләр җибәрергә кирәк (бланкны http://eco.tatarstan.ru/rus/gosudarstvennaya-ekologicheskaya-ekspertiza.htm юнәлтмәсе буенча йөкләп алырга була). ТР ЭТБМ матбугат хезмәте