Казанда “Чиста су. Казан” дигән VII махсус күргәзмә һәм конгресс ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты һәм: “Экология елы дип игълан ителгән киләсе елда су саклау зоналарына зур игътибар биреләчәк” дип белдерде, Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Вадим Никаноровка уңышлы тормышка ашырылган уртак проектлар өчен рәхмәт белдерде. Вадим Никаноров исә үз чыгышында: “Без Рөстәм Нургалиевичның 2016 елны Су саклау зоналары елы дип игълан итүен зур канәгатьлек белән кабул иттек һәм бу башлан- гычка бик теләп булыша башладык. Экология елы буенча да бик зур федераль план һәм республиканың үз планы бар. Ул планнарны тормышка ашырып, без республикада, илдә су ресурслары һәм тулаем экология белән идарә итүнең яңа баскычына күчәрбез һәм киләчәк буыннарга үрнәк күрсәтербез дип ышанам. Чөнки Татарстанда тормышка ашырыла торган чараларның күбесендә укучы балалар, студентлар, яшьләр белән эшләүгә басым ясала”, – дип белдерде. Күргәзмәне ачу тантанасында шулай ук Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты. Кунаклар күргәзмә экспозициясе белән танышты. Экология министрлыгы стендында Су саклау зоналары еландагы төп эш юнәлешләре күрсәтелгән иде. Экология министры Фәрит Габделганиевның әйтүенчә, 2016 елгы күзәтчелек чаралары барышында Министр- лык инспекторлары 6818 бозу очрагын ачыклаган, 35 млн сумлап штрафлар түләтелгән, ә былтыр шул ук чорда 29 млн сум гына булган. Министрлык материаллары буенча 21 җинаять эше ачылган, бу былтыргы күрсәткечтән 2 тапкыр артык. Су саклау зоналары елы кысаларында су объектларына иркен баруны чикләү фактлары буенча максатчан эш алып барылган. Республика территориясендә су объектларына баруны чикләүче 276 объект сүтелгән. Агымдагы елда 1599 су саклау законнарын бозу очрагы ачыкланган, бу былтыр- гыдан 3 тапкыр артык. Яңа техника, җиһазлар алу һәм Министрлык инспекторларының эшен көчәйтү аркасында су объектларына чыгулар да 4 тапкыр арткан. Экология министрлыгының дәүләт инспекторы Анна Апаева күргәзмә кунакларын Җәмәгать инспекторлары үзәге белән таныштырды. Анда 200дән артык кеше исәпләнә. Табигать саклау законнарын бозулар өчен административ материалларның 30%ы җәмә- гать инспекторлары катнашында төзелгән. Үзәк кирәкле җиһазлар һәм техника – юлдаш аша эшләүче геодезик алгычлар, велосипедлар, планшетлар белән җиһазланган. Быел Министрлыкның җәмәгать инспекторлары өчен Газель автомобиле һәм моторлы көймә алынган. “Чиста су. Казан” конгрессы кысаларында су объектларын һәм аларга янәшә территорияләрне саклау һәм рациональ куллану мәсьәләләре тикшерелде. Конгрессның программасына пленар утырыш, тематик түгәрәк өстәлләр, Татарстан эшмәкәрләре белән очрашулар кебек берничә махсус чара кертелгән иде. Аларда федераль һәм региональ башкарма һәм закон чыгаручы хакимият органнары, индустрия предпри- ятиеләре, җәмәгать оешмалары, фән һәм бизнес вәкилләре катнашты. Бүген “Су ресурс- лары белән идарә итү” дигән пленар утырыш, шулай ук “Су ресурсларының экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларны саклау” дигән беренче түгәрәк өстәл үткәрелде, аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Түбән Идел бассейны идарәсе, “Средволгаводхоз” федераль идарәсе оештырды. Иртәгә конгрессның эшен “Заманча су әзерләү, юынтыларны чистарту технологияләре һәм җиһазлары, су ресурсларын саклау һәм рациональ куллану” дигән икенче түгәрәк өстәл дәвам итәчәк. Оештыручысы – Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-комму- наль хуҗалык министрлыгы. 24 ноябрьдә шулай ук Татарстанның су хуҗалыгы комплек-сы предприятиеләре һәм оешмаларының баш инженерлары, технологлары һәм экологла- рының “Баш белгеч сәгате” дип аталган очрашулары үткәрелә. Алар эшлекле сөйләшү- ләрдән, перспективалы партнерлык бәйләнешләрен җайга салулардан, күргәзмәдә катнашучы Россия һәм Татарстан предприятиеләре арасында контрактлар төзүләрдән торачак. Конгрессны һәм күргәзмәне Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, “Средволгаводхоз” су хуҗалыгы федераль дәүләти бюджет оешмасы, “Казан ярминкәсе” ААҖ оештырды. “Чиста су. Казан” күргәзмәсен һәм кон- грессын бергә үткәрү анда катнашучыларга тәҗрибә уртаклашырга, алдынгы технологи- яләр күрсәтүне тармакның төп мәсьәләләрен тикшерү белән берләштерергә, су ресурслары проблемаларына басым ясарга, шулай ук су ресурсларын рациональ куллануга һәм бу өлкәдәге экологик проблемаларга җәмәгатьчелек, дәүләт һәм коммерция структуралары игътибарын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Күргәзмә эшендә Казан, Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Калуга өлкәсе компанияләре үзләренең киң спектрдагы күптөрле җиһазлары һәм хезмәт күрсәтү- ләре белән катнаша. Аларга чистарту корылмаларын проектлау, төзү, техник хезмәтлән- дерү җиһазлары, гидроизоляция, су әзерләү, чистарту һәм тарату, дренаж материаллары, су транспортлау һәм эшкәртү җиһазлары, канализация-насос станцияләре, фонтаннар, балык буаларын аэрацияләү һәм чистарту җиһазлары һәм башкалар керә. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте