Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров Казанда, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында табигать саклау чараларының үтәлеше буенча муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре һәм вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Аерым алганда Экология министрлыгы инспекторлары рейдлар барышында ачыклаган калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыннарын бетерү, муниципаль районнарга һәм шәһәр округларына ныгытылган, ясалма утыртмалары булган һәм булмаган ярларны һәм дамбаларны, плотиналарны карап тоту һәм агымдагы ремонтлау өчен субсидияләр бирү мәсьәләләре каралды, 2017 елга бурычлар билгеләнде. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте