Казанда, Татарстанның барлык почмакларыннан килгән яшь эколог-активистлар катнашында, икенче “Мәктәп экопатруле” республика конкурсына йомгак ясалды. Ел эчендә мәктәп балалары Экология министрлыгы инспекторларына законсыз чүплек- ләр турында хәбәрләр җибәрә килде. Иң активлары бүләкләргә лаек булды. Аларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тәбрикләде. “Бу залга яшәгән җиребезгә, республикабызга, шәһәр һәм авылларыбызга, ата- аналарыбыз һәм әби-бабаларыбыз туган төбәккә аеруча ярату белән караучылар җыелган. Кеше, беренче чиратта, үз әйләнә-тирәсенең бер өлеше булып тора. Сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтергә телим. Сез Татарстан җирендә тормыш, экология яхшырак булсын өчен бөтенесен эшлисез. Өлкән дусларыгызга йөзләрчә проблемалы урынны бетерүдә булыштыгыз. Быел Татарстан укучылары экологларга табигать законнары бозылу турында 6.5 меңнән артык хәбәр җибәргән”, – дип белдерде министр. “Экология” институты директоры урынбасары Сергей Фокин исә уз чыгышында: “Россиядә әйләнә-тирәлекне саклауга мәктәп балаларын җәлеп итүнең мисаллары күп түгел. Без бүген “Мәктәпкәчә экологлар” программасын башлыйбыз. Бу халыкның төрле яшьләрдәге барлык катламнарын экологик проблемаларны чишүгә җәлеп итү буенча дөрес юнәлеш булып тора. Аларны без уртак көч белән генә чишә алабыз”, – дип белдерде. Россия Табигать министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт полити- касы һәм көйләүләре департаменты директоры урынбасары Рөстәм Рабаданов Татарстан җитәкчелегенә экология мәсьәләләренә зур игътибар бүлгәннәре өчен рәхмәт белдерде, иң актив укучыларга Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды. Яшь экологларны Татарстан информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетди- нов та котлады һәм аларны эшчәнлекне киметмәскә, яңа уку елы белән башланып киткән өченче “Мәктәп экопатруле” конкурсында да шулай ук актив катнашырга чакырды. “Сез әле бик яшь булсагыз да, Татарстанның бик җаваплы гражданнары булып өлгердегез. Чүплекләргә каршы көрәшеп кенә калмыйсыз, үзегезнең ныклы гражданлык позициягезне дә күрсәтәсез, патриотлар булып үсәсез”, – диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов. “Бу конкурсны башлаганда безгә 1.5 мең хәбәр кергән иде, ә хәзер инде 6.5 мең! Күзләрегездә кызыксыну чаткылары күрәбез. “Мәктәп экопатруле” программасын йөкләп алган һәр укучы безнең өчен контролер булып тора. Мәктәп укучылары өчен кушымтада “Җир рельефына юынты сулар агызу” дигән яңа категория дә эшли башлады. Татарстан- лылар чиста яшәргә күнеккән, шуңа күрә дә теләктәшләребез күп”, – дип белдерде Татар- стан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. ТР тулай белем бирү оешмаларында укучылар арасында үткәрелгән икенче “Мәктәп экопатруле” конкурсында җиңүчеләр: “Иң актив укучы” (шәһәр тулай белем бирү оешмалары) номинациясендә 1-4 класслар: Самира Галиева, Әлмәт ш. Татарстан нефтенең 70 еллыгы ис. 25нче урта мәктәпнең 2 “Д” классы; Ринат Сәләхетдинов, Түбән Кама ш. Бакый Урманчы ис. 2нче гимназиянең 1 “Г” клас- сы; Таһир Әшрәпов, Түбән Кама ш. Бакый Урманчы ис. 2нче гимназиянең 4 “В” классы; 5-8 класслар: 1 урын – Рөстәм Сәләхетдинов, Түбән Кама ш. Бакый Урманчы ис. 2нче гимназиянең 8 “А” классы; 1 урын – Динә Галиева, Казан ш. 27нче татар гимназиясенең 7 “Б” классы;2 2 урын – Эмиль Нигъмәтуллин, Казан ш. 114нче урта мәктәбенең 6 “Б” классы; 2 урын – Илвира Хөснетдинова, Казан ш. 27нче татар гимназиясенең 7 “Б” классы; 3 урын – Тимур Гыйбатуллин, Казан ш. 27нче татар гимназиясенең 7 “Б” классы; 3 урын – Руфина Шакирҗанова, Әлмәт ш. 6нчы урта мәктәбенең 5 “Б” классы; 9-11 класслар: 1 урын – Роберт Гыйбадуллин, Чаллы ш. 7нче урта мәктәбенең 9 “А” классы; 1 урын – Никита Иванов, Әлмәт ш. 13нче урта мәктәбенең 11 “А” классы; 2 урын – Илсур Җаббаров, Казан ш. 166нчы урта мәктәбенең 10 “А” классы; 2 урын – Эмилия Шакирова, Әлмәт ш. 10нчы урта мәктәбенең 9 “А” классы; 3 урын – Никита Яргунин, Әлмәт ш. 13нче урта мәктәбенең 9 “А” классы; 3 урын – Айназ Гайсин, Азнакай ш. 2нче урта мәктәбенең 11 “Б” классы; “Иң актив укучы” (авыл урта белем бирү оешмалары) номинациясе 1-4 класслар: 1 урын – Сабина Хәбирова, Байлар Сабасы ш.т.б. гимназиясенең 4 “А” классы; 1 урын – Тимур Гайнетдинов, Ютазы районы Иске Урыссу урта мәктәбенең 2 классы; 2 урын – Илзидә Шәрипова, 2нче Актаныш урта мәктәбенең 4 “А” классы; 2 урын – Булат Мөэминов, Балтач ав. гимназиясенең 2 “А” классы; 3 урын – Инсаф Мотыйгуллин, Чирмешән районы Бәркәтә ав. урта мәктәбенең 4 классы; 3 урын – Камилә Юнысова, Балтач ав. гимназиясенең 3 “А” классы; 5-8 класслар: 1 урын – Мехрангиз Гадобоева, Әлмәт районы Кәләй ав. урта мәктәбенең 8 классы; 1 урын – Айтуган Сөнгатуллин, Алексеевск ш.т.б. 3нче урта мәктәбенең 5 “Б” классы; 2 урын – Николай Токарев, Спас районы Полянка ав. урта мәктәбенең 8 классы; 2 урын – Дмитрий Семенов, Спас районы Полянка ав. урта мәктәбенең 8 классы; 3 урын – Арсен Сәхәбетдинов, Актаныш ав. 2нче урта мәктәбенең 8 “Б” классы; 3 урын – Айдар Галимов, Чирмешән районы Бәркәтә ав. урта мәктәбенең 8 классы; 9-11 класслар: 1 урын – Сергей Овчинников, Аксубай ш.т.б. 3нче урта мәктәбенең 10 “А” классы; 1 урын – Никита Калаев, Алабуга районы Танай ав. урта мәктәбенең 11 классы; 2 урын – Ильяс Хәкимов, Балтач ав. гимназиясенең 10 “А” классы; 2 урын – Регина Рикмушина, Әлмәт районы Урман-Кәләй урта мәктәбенең 10 классы; 3 урын – Андрей Михайлов, Әлмәт районы Урман-Кәләй урта мәктәбенең 10 классы; 3 урын – Флүзә Мусина, Чирмешән районы Бәркәтә ав. урта мәктәбенең 10 классы; “Иң актив класс” номинациясе Чаллы ш. 67нче саулыгы чикләнгән балалар мәктәбенең 4 “А” классы; Алабуга ш. 10нче урта мәктәбенең 7 “А” классы; Минзәлә ш. 1нче урта мәктәбенең 10 “А” классы; Кама Тамагы районы Кама Тамагы ш.т.б. татар урта мәктәбенең 3 классы; Чирмешән районы Бәркәтә ав. урта мәктәбенең 6 классы; Спас районы Полянка ав. урта мәктәбенең 11 классы; “Иң актив мәктәп” номинациясе Зәй ш. 1нче урта мәктәбе (1 урын, 1-4 класслар); Казан ш. 173нче урта мәктәбе (1 урын, 5-8 класслар); Әлмәт ш. 13нче урта мәктәбе (1 урын, 9-11 класслар); Ютазы районы Иске Урыссу ав. урта мәктәбе (1 урын, 1-4 класслар); Алексеевск районы Урманасты Шонталысы ав. нигез мәктәбе (1 урын, 1-4 класслар); Буа районы Күл Черкене ав. нигез мәктәбе (1 урын, 5-8 класслары); Аксубай районы Яңа Тимошкино ав. нигез мәктәбе (1 урын, 5-8 класслар);3 Тукай районы Мусабай-завод ав. урта мәктәбе, (1 урын, 9-11 класслар); Актаныш районы Күҗәкә ав. нигез мәктәбе (1 урын, 9-11 класслар)