Табигать саклау өлкәсендә актив эшләүче, ел эчендә Татарстан Экология министрлыгы инспекторларына һәм белгечләренә ярдәм иткән журналистлар, фотографлар һәм бүтән массакүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре еллык “Кеше һәм табигать” республика конкурсында катнашырга чакырыла. Катнашу өчен ирекле формада анкета тутырырга кирәк, анда ИФА, контакт белешмәләре, материаллар бастырылган я чыгарылган ММЧ атамасы күрсәтелергә тиеш. Материалларны бирү кагыйдәләре: – басма ММЧ мәкаләләрне, газета кисемнәрен я аларның күчермәләрен кушымталарга тиеш; – электрон ММЧ – чыгарылган материалларның скриншотларын кушымталарга тиеш; – теле-радиожурналистлар үз материалларын дискларда я теләсә нинди бүтән кулланышлы җирлектә бирә, аларның кыскача тасвирын / эчтәлеген кушымталый; – фотоматериаллар бастырылган рәвештә кабул ителә. Материалларны почта аша җибәрергә я ТР Экология һәм табигый байлыклар министр- лыгының матбугат хезмәтенә бирергә кирәк. Адрес: Казан ш., Павлюхин ур. 75, 211нче каб. Электрон почта аша җибәрелгән материаллар каралмый. Йомгаклар 2016 елның декабрендә ясала. Тулырак белешмәләр Министрлык сайтының “Конференцияләр, конкурслар, грантлар” бүлегендә: http://eco.tatarstan.ru/rus/2016.htm. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте