Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе “Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” кон- курсының “Продукцияләрнең һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшыртуга керткән зур өлеш өчен” номинациясенең “Татарстанның иң яхшы сынаучысы” субноминациясендә җиңеп чыкты. Казан ярминкәсендә узган бүләкләү тантанасында Татарстан индустрия һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урын- басары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Экология министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе (ЦСИАК) башлыгы Хәдичә Сафиуллина, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре, студентлар катнашты. “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы кысаларындагы “Татарстанның иң ях- шы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” еллык конкурсы унөченче тапкыр үткәрелә, бу исә аның яшәүгә сәләтле булуын дәлилли. Ул Татарстан товарларының һәм хезмәт күрсәтүлә- ренең сыйфатын һәм конкуренциягә сәләтлелеген күтәрүнең мөһим инструментына әверелде. Җиңүчеләрне конкурсның оештыру комитеты экспертиза комиссияләре беркет- мәләре буенча билгеләде”, – ди Татарстан индустрия һәм сәүдә министры Альберт Кәримов. “ЦСИАКның бу конкурста катнашуы беренче тапкыр түгел. 2014 елда да без бу конкурста лауреат булган идек. Конкурс кысаларында без биргән документлар һәм күр- сәткечләр буенча ЦСИАК эшчәнлегенең техник компетентлылыгы, лабораториянең әйләнә-тирәлек объектлары пробаларын бәйсез һәм катнашсыз алып тикшерүе, анализ эшләрен метрологик тәэмин итү бәяләнде. Конкурсның “Татарстан вузларын тәмамлаучыларның иң яхшы диплом эше” субноминациясендә шулай ук безнең хезмәткәр – ЦСИАКның башкаручы белгече Александра Поповнина җиңеп чыкты”, – дип белдерде ЦСИАК башлыгы Хәдичә Сафиуллина. Чараны оештыручылар – “Татарстан ЦСМ”, Татарстан индустрия һәм сәүдә министр- лыгы. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте