Чаллыда «Экология, шәһәр һәм без» дигән конференция үткәрелә

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Чаллының 4нче экология-биология балалар үзәгендә “Экология, шәһәр һәм без” рес­публика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Анда балаларның 2015-16 уку елын­дагы уку-тикшеренү материаллары каралачак. Конференциянең эше “Шәһәр экологиясе”, “Территорияләрне экологик тикшерү”, “Гомуми экология”, “Экология һәм саулык”, “Сулыклар экологиясе”, “Үсемлекләр экологиясе” дигән секцияләр буенча оештырыла. Чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе терри­ториаль идарәсе белгечләре, шәһәр мәгариф идарәсе вәкилләре, җәмәгать оешмалары активистлары, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Чистай, Мамадыш шәһәрләреннән, Тукай, Актаныш, Минзәлә, Мамадыш, Әгерҗе районнарыннан мәктәп укучылары катнаша.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International