Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, Андрей Калайда рәислегендә, Җәмәгать советы җыелышы булып узды. Анда шундый мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы территориясендә җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләрен куллану тәртибен раслау турындагы” карары проектын тикшерү.
2. Җәмәгать советларының Татарстан Җәмәгать советы каршындагы координация советының Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган, “Татарстан башкарма хакимият органнары һәм муниципаль берәмлекләре каршындагы җәмәгать советларының эш йомгаклары турындагы” киңәйтелгән утырышы турында белешмә.
Утырышта Татарстан Җәмәгать палатасы эксперты, профессор Наил Газиев, мәктәптә экологик белем һәм тәрбия бирү журналы редакторы Илшат Бакиров, “Земля-землица” газетасының баш редакторы Людмила Карташова, җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсе башлыгы Игорь Степанов, экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин, геологик ресурслар һәм геологик тирәлеккә мониторинг бүлеге башлыгы Владислав Полушин, углеводород чимал бүлеге башлыгы Татьяна Ахманова, углеводород чимал бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Тимур Гоголашвили, каты файдалы казылмалар геологиясе бүлегенең башкаручы белгече Самат Вахитов катнашты.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте