Чаллыда шәһәр мәктәпләре арасында уздырылган “Кәгазьгә икенче гомер” экологик акциясенә йомгак ясала. Ул конкурсны 2005 елдан бирле “Эколаб” компанияләр төркеме һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе үткәрә. Шул конкурс кысаларында 11 ел эчендә барлыгы 2100 тонна макулатура җыелган – бу 20 меңнән артык агач саклап калынган дигән сүз.
Җиңүчеләрне бүләкләү 30нчы мәктәптә (Яңа шәһәр, 37/19) 11.00дә үткәрелә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте