Татарстанның баш дәүләт инспекторы Тверьдә «Калдыклар: проблемалар һәм чишелешләр» түгәрәк өстәлендә катнашачак

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

27 октябрьдә Тверь өлкәсе А.М.Горький исемендәге универсаль фән китапханәсенең Зур залында “Калдыклар: проблемалар һәм чишелешләр” дигән темага түгәрәк өстәл үткә­релә. Оештыручысы – Идел төбәк-ара табигать саклау прокуратурасы. Катнашучылары – үз территорияләрендә табигать саклау прокуратурасы вәкаләтләре хөкем сөргән Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары, территориаль һәм транс­порт прокуратуралары, фән һәм мәгариф оешмалары, җәмәгать палаталары һәм башка оешмалар, эшмәкәрлек җәмгыяте вәкилләре, Россия табигать күзәтчелегенең, Россия кулланучылар күзәтчелегенең региональ органнары җитәкчеләре, кеше хокуклары һәм эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле затлар. Түгәрәк өстәлдә җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы законнарны үтәү мәсьәләләрен карала.

Анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, әйләнә-тирәлекне саклау буенча Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров та катнашачак һәм Татарстанда җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендәге экологик күзәтчелек турында доклад укыячак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International