Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “ЧистаБулыр” экологик яшьләр хәрәкәте кичәсе үткәрелде. Анда яшь экологлар үз эшчәнлекләре, үткәргән чаралары турында сөйләде, фотографияләр күрсәтте, тәэсирләре белән уртаклашты.
Министрлыкның экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге белгече Елена Гыйльмеҗанованың әйтүенчә, министрлык “ЧистаБулыр” хәрәкәте белән тыгыз хезмәттәшлек итә, уртак көч белән лекцияләр, күнекмәләр, мастер-класслар, эшлекле уеннар оештырыла, республикада экологик хәрәкәтне үстерү мәсьәләләре тикшерелә. 2015 елның язында төзелгән “ЧистаБулыр” экологик яшьләр хәрәкәтендә шул беренче елда ук республиканың 15 шәһәр һәм районыннан 14 мең кеше кушылган һәм алар 132 экологик чара – Парклар һәм скверлар елы кысаларында санитар өмәләр, сулыкларны чистартулар, агач-куак утыртулар, тематик флэшмоблар, велосипедта узышлар һ.б. үткәргән. Санаторийлар һәм балалар лагерьлары базасында профильле экологик сменалар оештырылган, 600дән артык бала өстәмә экологик белем һәм тәрбия алган. Барлык акцияләр һәм чаралар Экология министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте